Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар узды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Эш атнасын уртак спорт чарасы белән Түбән Кама перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе медиклары төгәлләргә уйлады. 30га якын кеше йөзү буенча осталыкларын күрсәтү һәм вакытны яхшы уздыру өчен 29 нчы мәктәп бассейнына җыелды. 25 метр дистанциягә йөзүдә медицина оешмасының бөтен бүлекчәләренең вәкилләре, шул исәптән хастаханәнең баш табибы да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International