Чистай РҮХ сырхауханәсендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган чара үтте.Чарада Чистай медицина училищесы студентлары актив катнашты. Укучылар сырхауханәнең пациентлары арасында ВИЧ-инфекция һәм аны профилактикалау чаралары турында белүгә анкеталау үткәрде. Аноним сораштыруда 20 дән артык кеше катнашты.
2022 елның 13 маена булган мәгълүматларга караганда, Чистай муниципаль районында яшәүче ВИЧ-инфекцияле кешеләр саны 155 кеше тәшкил итә - бу халыкның гомуми саныннан 0,2% дигән сүз.
Районда авыруның беренче очрагы 2000 елда булган. Шушы вактыттан 281 очрагы ачыкланган, шуларның 4се ВИЧ-инфекцияле аналардан туган.
2021 елда ВИЧ-инфекциянең 7 яңа очрагы ачыкланган. 2022 елның агымдагы чорында 7 очрак ачыкланган.