Чистай район үзәк хастаханәсенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-урологы, Республика клиник хастаханәнең 1нче урология бүлеге мөдире Булат Шәйхрәзиев килде.
Булат Мизхәт улы Чистай РҮХ сырхауханәсендә амбулатор дәвалауда булган урологик авырулар белән пациентларны карады һәм табиб-хирурглар өчен күрсәтмә мастер-класс уздырды.
Операцияне үткәргәннән соң әлеге патология белән пациентларны дәвалау тактикасы белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.