Кукмара сырхауханәсендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча капиталь ремонт башланды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Кукмара район үзәк хастаханәсе  сырхауханәсендә капиталь ремонт эшләре бара. Медицина учреждениедә үзгәртеп кору «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында уза. Эшләр бинаның 1 катында бара.

Хәзерге вакытта иске конструкцияләрне демонтажлау тәмамланды, төзүчеләр диварларны, түшәмнәрне штукатурлау эшенә керешкәннәр, идәннәрне тарттыралар, җылыту системасын монтажлыйлар, электромонтажлау һәм башка эшләр башкаралар.

Пациентлар кирәкле медицина ярдәмен учреждениеләрнең башка бүлмәләрендә тулы күләмдә алуны дәвам итә. Ремонт эшләре көз ахырына кадәр дәвам итәчәк.

2022 елда Татарстан Республикасында «сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» максатчан программасы буенча 14 сырхауханәне һәм 1 табиб амбулаториясен капиталь ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International