Яр Чаллыда артериаль гипертонияне профилактикалау декадасы кысаларында чаралар дәвам итә. Алар 17 май - Бөтендөнья артериаль гипертония белән көрәш көненә туры китерелгән.
Гипертонияне профилактикалауда актив яшәү рәвеше роле зур, шул нисбәттән Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпиталь хезмәткәрләре саф һавада зарядка үткәрде.