Кайбыч район үзәк хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе бүлегендә капиталь ремонт тәмамланды. Бу максатларга «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы буенча 911 688, 96 сум акча бүлеп бирелгән иде.
Хатын-кызлар консультацияләрен тәртипкә китерү-Татарстанның сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасының мөһим пункты. Хәзерге вакытта Зәй шәһәренең хатын-кызлар консультациясендә капиталь ремонт бара.