Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге хезмәткәре Фәридә Хәлим кызы 14-15 майда Казанда узган Timerman спорт стартлары сериясенең «Казан марафоны» нда катнашты.
Үзәк стадион янына Россиянең төрле шәһәрләреннән 12 мең катнашучы җыелган иде, аларга сайлап алу өчен 3 дистанция тәкъдим ителде: 10, 21,1 һәм 42,2 км. Фәридә Хәлим кызы 10 километрлы дистанциядә үз яшь категориясендә мактаулы 3 нче урынны алды.