"Кайбыч РҮХ" ДАССУ сырхауханәсенең капиталь ремонты тәмамланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына башкарылды. Бу максатларга 466 802,28 сум акча кергән, ФГДС кабинетында эшләр башкарылган. Чиста һәм пычрак зоналарны бүлү өчен бүлгечләр урнаштыру белән бизәү эшләре, сантехприборлар, юу, яктырткычлар алыштырылды, вентиляция системасы яңартылды.