19 майда Казанга диамобиль килә

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Диамобиль - тәгәрмәчле лаборатория һәм фәнни үзәкне үз эченә алган һәм шикәр диабеты белән авыручыларның органнарының торышын диагностикалау өчен кирәкле барлык нәрсәләр белән җиһазландырылган уникаль комплекс.

19 майда Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә (Казан ш., Маршал Чуйков ур., 54) «Сәламәтлек саклау» милли проекты чикләрендә Татарстан Республикасында шикәр диабеты белән авыручыларга клиник-эпидемиология мониторингын гамәлгә ашыруга багышланган чаралар узачак.

Диамобиль Россиянең төрле регионнарында булып, 25 меңнән артык кеше тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International