2022 елның 16 маеннан 27 маена кадәр республикада Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган "Шикәр диабеты-2022 атнасы" уза. Шул уңайдан Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге «Шикәр диабетын иртә диагностикалау - канда глюкоза дәрәҗәсенә халыкны скрининглау» профилактик акция үткәрә.
Чара ике мәйданчыкта узачак: «Мега» сәүдә үзәгендә - 2022 елның 23 маенда, «Кольцо» сәүдә үзәгендә - 24 майда 10.00-18.00 кадәр.