Яр Чаллының бишенче сырхауханәсендә шикәр диабетын профилактикалау буенча акция уздырдылар

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Бүген Яр Чаллының 5нче номерлы сырхауханәсендә шикәр диабетын профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән акция уздырдылар.

Һәркем канда глюкоза дәрәҗәсен билгеләү өчен экспресс-тест уза алды һәм шикәр диабеты һәм сәламәт туклану турында белешмә алды. Кандагы шикәр дәрәҗәсен 9: 00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр үлчәп була иде.

Тикшерүне 110 кеше узды, 9ында гипергликемия  ачыкланды. Бу пациентлар алга таба тикшерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International