Казанда, Ленин исемендәге мәдәният йортында Елена Пискареваның абортларны профилактикалау, гаиләне планлаштыру һәм репродуктив сәламәтлеккә багышланган «Сайлау хокукы» фильмы күрсәтелде. Залга башкала мәктәпләренең 700дән артык өлкән сыйныф укучысы чакырылган иде.
Халыкара гаилә көненә багышланган чарага республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлеге мөдире Ольга Неделько һәм гигиена тәрбиясе буенча табиб Роза Алимова чакырылган иде.
Фильмны караганнан соң тамашачылар күтәрелгән темалар буенча фикер алышуда катнашты.
Чараны Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән "Умиление" гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештырды.