Татарстанда традицион «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсы узачак

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстанда «Ел табибы-Ак чәчәкләр» республика конкурсы узачак. Быел ул 14 нче тапкыр үткәреләчәк. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 17 июньдә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә булыр дип көтелә.

2022 ел конкурсында биш номинация тәкъдим ителгән: «Сәламәтлек саклау легендасы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның иң яхшы медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы».

Конкурста медицина оешмаларының медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының 5 елдан да ким булмаган стажлы югары һәм урта белем бирү оешмаларының укытучылары, медицина оешмалары, фармацевтика эшчәнлегенә лицензиясе булган һәм Татарстан Республикасының фармацевтика базарында кимендә 1 ел эшләгән дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган милек формасындагы даруханә оешмалары катнаша.

2008 елдан 2021 елга кадәр конкурсның номинантлары 333 кеше булды. Төрле елларда сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар җиңүче булдылар. Ел саен җиңүчеләрнең берсе төп бүләк сыйфатында автомобиль алуы традициягә керде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International