Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә Philips маркалы 64 срезага рентген компьютер томографы куелды. Аппарат сурәтләрнең югары сыйфаты һәм нур йөкләнешенең түбән булуы белән аерылып тора. Җиһаз Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән республика акчалары хисабына сатып алынды.