Баулы районы медхезмәткәрләре Бөтендөнья артериаль гипертония белән көрәшү көненә (17 майда билгеләп үтелде) багышланган «Кан басымыңны тикшер, озак яшә» акциясен үткәрде.
Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре гипертонияне профилактикалау буенча әңгәмәләр үткәрде, авылларда яшәүчеләргә артериаль кан басымын үлчәде. Күпләрне җирле медпунктка чакырдылар, кайберләүләргә өйгә килделәр.
(1).jpeg)
Артериаль гипертония – бөтен йөрәк-кан тамырлары системасы зарарлануга китерә торган иң киң таралган авыруларның берсе. Статистик мәгълүматларга караганда, нәкъ менә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны үлем санының гомуми күрсәткече арасында беренче урынны алып тора, бигрәк тә безнең районның авыл халкы арасында.
Шуңа күрә профилактика чараларын үтәргә кирәк – дөрес туклану, уртача физик йөкләнеш, табиб билгеләгән даруларны көн саен кабул итү, артериаль кан басымын даими контрольдә тоту.