Сугыш ветераннары госпиталенә шәһәр Советы депутаты һәм мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе урынбасары Фирдүс Әюпова эш визиты белән килде. Сәламәтлек саклау идарәсенең дәвалау һәм профилактик ярдәм бүлеге консультанты Алисә Анисимова белән бергә Фирдүс Фәнәвис кызы сырхауханәнең гериатрия кабинеты эшчәнлеген бәяләде.