18 май - Халыкара музей көне. «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә оешма тарихы музее бар. Ул 2005 елда оешманың 50 еллыгына ачылган иде.
Музей экспозициясе аңа нигез салучы Линиз Кыям улы Ризатдинов, вакытлыча эшкә яраксызлыкка экспертиза буенча баш табиб урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган табибы, югары категорияле табиб җитәкчелегендә оештырылган.
Учреждение тарихы сәхифәләре яшьләр өчен дә кызыклы. Бирегә мәктәп укучылары килә, шулай ук студентлар-медиклар, яшь белгечләр, ветераннар йөри.
Хәзер музейда берничә мең экспонат исәпләнә. Аның экспозициясе даими тулылана.