Теләче район үзәк хастаханәсе сырхауханәсендә капиталь ремонт эшләре бара

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Теләче авылында җирле поликлиника бинасын капиталь ремонтлау башланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына алып барыла. Объектның бәясе 45 430 834, 68 сум дип бәяләнә. Бүгенге көндә монтаж эшләре тәмамланган, фасадны һәм түбәне ремонтлау бара, белгечләр бинаның эчке бизәкләү эшләренә керешкәннәр. Эшләрне ноябрь ахырына тәмамларга планлаштыралар.

Шулай ук әлеге программа буенча Теләче үзәк район хастаханәсенең Алан ФАПы төзелгән. 2022 елда Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча барлыгы 29 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Алар медпунктлар иске яки бөтенләй булмаган авылларда сафка басачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International