Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Лениногорск районына килеп китте

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Лениногорск районының Тимәш ФАПына килеп китте. «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы буенча әлеге медицина учреждениесе төзелешенә 8 190, 36 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Лениногорск РҮХнең Тимәш фельдшер-акушерлык пунктының искесенә алмашка яңасын төзү турында карар кабул ителгән иде. 78,35 кв. м мәйданлы модульле бина пациентларны кабул итәргә әзер диярлек.

Күчмә киңәшмәдә сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы районда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Әлеге программа хисабына район үзәк хастаханәнең тагын ике медицина учреждениесендә капиталь ремонт башланды -Лениногорскида һәм Шөгер авылында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International