СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы һәм Сарман район үзәк хастаханәсе белгечләре тарафыннан мәгълүмати материалларны кулланып һәм Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган видеороликлар трансляцияләү белән Сарман муниципаль районының хезмәт коллективлары арасында берничә профилактик чара үткәрелде. (Искә алу көне бөтен дөньяда май аеның өченче якшәмбесендә уза)
Шулай ук барлык теләүчеләр ВИЧ-инфекциясенә түләүсез экспресс-тест үтә алды. Барлыгы 50 кеше тикшерелде.