Казанга өч көнлек эш визиты белән Беларусь Республикасы делегациясе килде. Аны Беларусь Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Борис Андросюк җитәкли.
Татарстанның сәламәтлек саклау системасы белән танышу максаты белән кунаклар медиклар әзерләү буенча Казан югары уку йортларына, 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә, клиника базасында ачылган дәвалау-реабилитация үзәгенә, Казан медик-инструменталь заводына килеп киттеләр. Белоруссия коллегалары шулай ук AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә, «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ДАССУда булдылар.