Ижау дәүләт медицина академиясенең дәвалау факультетын тәмамлаучылар белән Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка регионнарының сәламәтлек саклау оешмаларының вәкилләре очрашты.
- Читтән килгән табиблар өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең торак шартларын яхшыртуга грантлар программасы, шулай ук Яр Чаллы шәһәре мэры гранты гамәлдә. Моннан тыш, максатчан юллама алып, ординатурага һәм чиктәш белгечлеккә эш бирүче хисабына укып чыгарга мөмкин. Яр Чаллыга күчкәндә, табибларга һәм аларның гаиләләренә, кирәк булганда, яшәү өчен фатир бирелә. Сезне безнең командада күрергә шат булачакбыз, - дип билгеләп үтте Александр Попов.