Баулы районының Поповка амбулаториясе табиблары 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларга медицина тикшерүен үткәрде

2022 елның 20 мае, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында Баулы Район үзәк хастаханәсенең Поповка табиблык амбулаториясендә 15нче авыл участогына беркетелгән территориясендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә медицина тикшерүен уздырды. Табиблр Югары Фома, Алексеевка, Измайлово, Удмурт Ташлы, Поповка, Татар Кандызы авылларында яшәүчеләрне карады. Өлкәннәрне халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге тарафыннан махсус җиһазландырылган автотранспортта алып килделәр.

2022 ел башыннан бирле өлкән халыкны өстәмә диспансерлаштыру буенча тикшерүне һәм диспансер күзәтүне 407 кеше узды, шул исәптән 113 кеше «күчмә сырхауханә» күчмә комплексында тар белгечләрдә тикшеренде. Аз хәрәкәтләнүче пациентларны табиб өйләрен килеп карады. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәне бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International