24 майда Татарстан Республикасында онкологик авыруларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачыла

2022 елның 20 мае, җомга

2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына «кайнар линия» ачылачак.

Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы Эдуард Нагуманов, ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең 1нче нейрохирургия бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссиясе әгъзасы Тимур Бикмуллин һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының башка белгечләре җавап бирәчәк.

Гражданнар сорауларын 2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны аша бирә ала.

Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 24 майның 10 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International