Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе авылында үз ФАПы барлыкка киләчәк

2022 елның 20 мае, җомга

Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Яңа медицина учреждениесен «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзиләр.

Район башлыгы Вячеслав Козлов, Яңа Чишмә РҮХ вәкиле һәм подрядчы оешма җитәкчесе белән бергә, яңа медицина объекты төзелешенең барышын тикшерде.

Бүгенге көнгә төзүчеләр бинаның каркасын куйганнар, түбә һәм инженерлык челтәрләрен төзү эшләре бара.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International