Бүген - Бөтендөнья травматолог-ортопед табибы көне. Травматология - клиник медицинаның иң борынгы юнәлешләренең берсе. Борынгы Мисырның мумификацияләнгән мәетләрендә һәм Борынгы Рим сугышчыларының сакланып калган җәсәдләрендә баш сөякләрендә операция эзләре табылган.
Фотоларда Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханә Казан ортопедлары-травматологлары.
Травматологлар кешенең төрле тән җәрәхәтләрен: сыну, каймыгу, имгәнүне - өйрәнә һәм дәвалый. Травматология өлкәсенә шулай ук артритлар һәм артрозларны профилактикалау, умыртка баганасы кәкрәюгә каршы көрәш керә һ.б.карый. Травмпунктларда яки сырхауханәләрдә зыян күрүчеләрне кабул итүчеләрдән тыш, бу өлкәдә тар белгечләр дә бар, мәсәлән, спорт травмалары белгечләре, протезистлар һәм комбустиологлар да. Ортопедларны бу көне белән котлау да урынлы булыр – бу дисциплина травматология белән янәшә бара, еш кына белгечлек - травматолог-ортопед дип атала да инде.