Бәйгедә җиңүчегә - Болгарга сәяхәт

2022 елның 20 мае, җомга

Казанның 20нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе «Процедура кабинетының иң яхшы шәфкать туташы» конкурсын үткәрде. Бәйге өч этаптан торды. 1 этап - шәфкать туташының эш урынын чек-бит буенча тикшерү, венадан кан алу буенча гамәли күнекмәләр, 2 этап - үз эше турында проект әзерләү һәм тәкъдим итү, 3 этап - тест. Барлыгы 10 шәфкать туташы көч сынашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча шәфкать туташлары өчен Бөек Болгар шәһәренә сәяхәт оештырылды, биредә конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләгәр дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International