Казан медуниверситетында ординатура программалары турында фикер алыштылар

2022 елның 20 мае, җомга

Казан ДМУда «Ординатура программаларын гамәлгә ашыру: укытучыларның планнары, ординаторларның өметләре һәм эш бирүчеләрнең күзаллавы»темасына түгәрәк өстәл булды. Эш бирүчеләрдән түгәрәк өстәлдә гамәли сәламәтлек саклауның вәкилләре: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары И. Р. Фатыйхов, республика клиник хастаханәсенең баш табибы Р. Ф. Шәвәлиев, Балалар Республика клиник хастаханәсенең баш табибы А. И. Зыятдинов, Балалар Республика клиник хастаханәсенең дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары С. А. Сенек, Балалар Республика клиник хастаханәсенең оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары А. А. Мостафаева, 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары З. А. Шәйхетдинова, эксперт эше буенча Республика суд-медицина экспертизасы бюросы башлыгы урынбасары А.М. Хромова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International