Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш балалар белгече Татьяна Батышева Балалар республика клиникасының эше белән танышты. Кунак хастаханә персоналы белән дә, аның кечкенә пациентлары белән дә аралашты.
Экскурсия барышында реанимация, реабилитация, нур диагностикасы, онкогематология бүлекләре, заманча уку сыйныфлары тәкъдим ителде.
Татьяна Тимофеевна БРКХ коллективы эшен югары бәяләде.