Түбән Каманың 29нчы мәктәбе базасында бу сезонда әтиләр өчен йомгаклау семинары узды. Быел семинарлар шәһәрнең сигез уку йортында үткәрелде һәм укучыларның ата-аналарында зур кызыксыну уятты. Белгечләр балаларны тәрбияләү өлкәсендә иң мөһим мәсьәләләрне күтәрергә, гаиләләргә психологик - педагогик һәм медик-социаль ярдәм күрсәтергә тырышты.
Әтиләр өчен семинарлар марафоны «Яшьләр клиникасы» медицина-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм ТР Түбән Кама районы мәгариф идарәсе белгечләре тарафыннан оештырылды.