«Мамадыш РҮХ» ДАССУның гомуми практика табибы Каюм Әхмәтов артериаль гипертонияле пациентлар өчен мәктәптә чираттагы дәрес үткәрде. Дәреснең темасы "Сәламәт туклану. Артериаль гипертония вакытында пациентка туклану турында нәрсә белергә кирәк? Симерү һәм артериаль гипертония". Бу дәрестә Каюм Котдусович тыңлаучыларга артериаль гипертонияне дәвалауда дөрес туклану роле турында җентекләп аңлатты.