21 майда Бөтендөнья скандинавия йөреше көне билгеләп үтелде. Бу көнне таяк белән йөрергә яратучылар шәһәр урамнарына актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә тугры булуларын күрсәтү өчен чыга.
Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталенең баш шәфкать туташы Римма Әхмәдиева скандинавия йөреше белән 2014 елдан бирле шөгыльләнә.
- Скандинавия йөреше белән апам шөгыльләнә башлады, һәм миңа да кызык булды, аны хупларга һәм аның белән компаниягә йөри башладым. Йөрүдән нәтиҗәне мин инде бер атнадан соң ук тойдым: тәндә җиңеллек барлыкка килде, ә иң мөһиме – эмоциональ халәткә бик яхшы йогынты ясадым, - дип сөйли Римма Фалиховна.