Бөтен республика буенча 16 майдан 27 майга кадәр «Шикәр диабеты атнасы - 2022» бара. Әлеге атна кысаларында Яр Чаллы шәһәренең баш балалар эндокринологы, КБМҮнең табиб-эндокринологы Роза Сәлимуллина балалар өчен сәламәт туклану мәктәбе оештырды. Очрашуга шикәр диабеты диагнозлы балалар булган гаиләләр һәм әлеге авыру буенча риск төркеме балалары чакырылган иде.
Яр Чаллы шәһәрендә бүгенге көндә 206 бала шикәр диабеты диагнозы белән исәптә тора. Кызганыч, бу сан елдан-ел арта бара.