Министр Марат Садыйков катнашында ТР Министрлар Кабинетында брифингның темасы - Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

24 майда, 10.00 сәгатьтә ТР Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруның барышы турында» темага брифинг узачак.

Катнашучы:

Садыйков Марат Наил улы - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры

Айзатуллин Марат Мансур улы-Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры

Афанасьев Михаил Павлович-Зеленодольск муниципаль районы башлыгы (ВКС буенча)

Хөрмәтле коллегалар, брифингта катнашырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, муниципаль районнар администрацияләре биналарында видеоконференцэлемтә (ВКС) линиясе буенча трансляция оештырылачак, анда катнашучыларга сораулар бирү мөмкинлеге бирелә. Турыдан-туры трансляцияне Татарстан Республикасының рәсми порталында карарга була tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International