Татарстан Республикасында бүген «Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган профилактик чаралар» ункөнлеге бара. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
« Мамадыш РҮХ» ДАССУның стоматология бүлеге мөдире, табиб-стоматолог-терапевты, Сагдеева Лилия Әкрәм кызы тәмәке тартканда авыз куышлыгында барлыкка килә торган проблемаларны һәм авыруларны санап үтте.
1. Тешләрнең төсе үзгәрә.
2.Авыздан ис килә.
3. Ксеротомия.
4. Гингивит һәм пародонтит.
5. Лейкокератоз .
6. Никотин стоматиты.
7. Авыз куышлыгының яман шеше.
Начар гадәттән арынганда сез үз тормышыгызны озайтасыз!