Лениногорскида "Лениногорск район үзәк хастаханәсе" ДАССУның медик-санитар часте сырхауханәсе бинасын капиталь ремонтлауга керештеләр. Бу объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кертелүе аркасында мөмкин булды. Әлеге максатларга 20 170, 283 мең сум акча бүлеп бирелгән.