Марат Садыйков Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасын тормышка ашыру темасына брифинг узды. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үз чыгышында түбәндәге мәгълүматны китерде:

«Республикада икенче ел рәттән Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла, әлеге программа «Сәламәтлек саклау» өстенлекле милли проектына кертелгән. Модернизацияләүнең төбәк программасына министрлык карамагындагы барлык медицина оешмалары (83) кертелгән.

2021 елда республикада беренчел звеноны модернизацияләү буенча барлык чаралар да үтәлгән.

12 яңа төзелеш объекты файдалануга тапшырылган, 27 сәламәтлек саклау объекты капиталь ремонтланган. 43 муниципаль районның 20 се өчен өчен медицина ярдәме үтемлерәк булган. Медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны да арткан.

Программаны финанслауның гомуми күләме 2,5 миллиард сум тәшкил иткән, шул ук вакытта акчаның өчтән бер өлеше яңа объектлар төзү өчен һәм шул хәтле ук диярлек автотранспорт сатып алуга файдаланылган.

2021 елда модернизация программасы кысаларында модульле технологияләрне кулланып 7 ФАП төзелгән.

Модернизация программасы кысаларында шулай ук 27 сәламәтлек саклау объекты капиталь ремонтланган. Иң зур төзекләндерелгән объектларның берсе – Менделеевск үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасы. Поликлиника 5,5 мең балага хезмәт күрсәтә.

Программаның икенче блогы – медицина җиһазлары белән тәэмин итү.

Бу максатларга республикада 2021 елда 223,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән, 19 берәмлек төрле класслы җиһазлар сатып алынган.

Өч муниципаль район халкы район чикләрендә компьютер томографиясен узу мөмкинлеге алган. Ә Буа үзәк район хастаханәсе поликлиникасында магнит-резонанс томографы урнаштырылган – ул заманча югары төгәллекле җиһазлар булган бердәнбер үзәк район хастаханәсе. Барлык җиһазлар да планлы режимда эшли.

Өченче блок – автомобиль транспорты белән тәэмин итү. Барлыгы 501 автотранспорт берәмлеге сатып алынды.

2022 елда программаны тормышка ашыру дәвам итә.

Программа кысаларында 1 256 берәмлек медицина җиһазлары (1 071,3 млн сум) сатып алу планлаштырыла. Үзәк район хастаханәләре өчен 12 компьютер томографы, 18 флюорограф, 8 маммограф, 15 рентген-стационар һәм 4 рентген-аппарат күчмә, шулай ук 10 стационар һәм 5 портатив УЗИ-аппарат сатып алыначак.

17 берәмлек автомобиль транспорты сатып алу планлаштырыла: 15– «Лада Ларгус» маркалы «медицина хезмәте» автомобиле, 2 – «Ford» җирле микроавтобусы.

Шулай ук 2022 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча (федераль бюджеттан финанслау белән) түбәндәге эшләр планлаштырыла:

- 2 поликлиника төзелеше (Яшел Үзән районында һәм Казан шәһәрендә). Төзелешне тәмамлау срогы – 2023 елның декабре,

- Әлмәт шәһәрендә гомуми практика табибы үзәге,

- 2 табиблык амбулаториясе ( Питрәч һәм Лениногорск районнарында) ;

- 29 ФАП (фельдшер-акушерлык пунктлары) булдыру;

- 14 поликлиникага һәм 1 табиб амбулаториясенә капиталь ремонт үткәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International