Алабуга районының Олы Качка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылуы көтелә

2022 елның 24 мае, сишәмбе

«Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты буенча төзелгән  Алабуга районының Олы Качка авылында яңа модульле ФАП агымдагы елның икенче яртысында ачылачак дип көтелә. Ул барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирәчәк.

Олы Качка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше бу елның апрелендә башланды. Бүгенге көндә металл фундаментлар монтажланган, якын көннәрдә инженерлык коммуникацияләрен монтажлау көтелә, август ахырына төзүчеләр модульле бина урнаштырырга планлаштыра.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек ФАП авыл советы бинасында урнашкан иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International