Урыссу үзәк район хастаханәсенә меценаттан бүләк – функциональ карават

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Ютазы районы меценаты Илгиз Галиев Урыссу район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә функциональ карават бүләк итте. Ютазы районы эшмәкәрләренең Урыссу үзәк район хастаханәсенә ярдәм итүләре беренче түгел. Медицина хезмәткәрләре коронавируска каршы көрәшнең иң авыр чорында аларның ярдәмен аеруча нык тоя иде: ул авыр көннәрдә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм транспорт рәвешендә матди ярдәм бик урынлы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International