Яр Чаллы госпиталендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр бирелде

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре Ветераннар (пенсионерлар) берләшмәсе рәисе Зөһрә Сәитова госпиталь стационарында дәваланучы сугыш ветераннарына иҗтимагый оешма исеменнән бүләкләр бирде.

Сугыш ветераннары госпитале стационарында Татарстанның бөтен Кама аръягы төбәгеннән Бөек Ватан сугышы ветераннары дәвалана. Терапия бүлегендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга гына түгел, аларга тиңләштерелгән барлык затларга да хезмәт күрсәтелә, бу-тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннары, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, шулай ук сугышта катнашучыларның тол хатыннары һәм башкалар.

Хәзерге вакытта гериатрия койкаларында җиде Бөек Ватан сугышы ветераны  дәвалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International