Татарстанда 23 майдан 31 майга кадәр Бөтендөнья тәмәкесез көненә туры китерелгән профилактик чаралар (ункөнлек) үткәрелә.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Яшел Үзән медицина училищесы волонтерлары белән берлектә "Без тәмәкегә каршы " акциясен оештырды.
Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган чара шәһәр базарында узды. Яшел Үзән халкына, барыннан да элек, тәмәке тартучыларга – «Смокелайзер» приборы белән сулап чыгарылган һавада углекислый газ дәрәҗәсен үлчәргә тәкъдим иттеләр.
Тәмәке тарту елына дөньяда 6 миллионга якын кеше тормышын алып китә, 600 меңгә якыны - пассив тәмәке тартучылар. Берни дә үзгәрмәсәк 2030 елда тәмәке эпидемиясе елына 8 млн кеше үлеменә китерә алачак.