Бүген, 3 июньдә, БРКХдә гыйбадәт кылу бүлмәсен рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Солтан улы Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Равил улы Шаһимәрданов катнашты.
Гыйбадәт бүлмәсе БРКХ стеналарында дәваланучы яшь пациентларның ата-аналары соравы буенча РФ АПМ Хәйрия фонды тырышлыгы белән оештырылды. Бина балалар онкологиясе, гематология һәм БРКХ хирургиясе үзәгендә, 5 катта 10 корпуста урнашкан. Гыйбадәт бүлмәсе мәйданы - 21.2 кв. м., сыйдырышлыгы-10-15 кеше. Ул ремонтланган, җылытыла, тәһарәтханә, михраб белән җиһазландырылган, келәм җәелгән. Биредә намаз укучылар тыныч кына мөселман әдәбиятын укый һәм намазларын кыла ала.
РФ АПКның җәмәгать урыннарында намаз уку өчен бүлмәләр оештыру инициативасын 2020 елдан башлап тормышка ашыра.