Яр Чаллыда 70 яшьлек ир-атка катлаулы операция ясалды

2022 елның 3 июне, җомга

Операция өстәлендә 70 яшьлек ир-ат. Диагноз - ашказанының кардиаль бүлегенең үңәчкә күчүе белән яман шеше. Операцияне Казан онкодиспансерның торакаль хирургы Том Шәрәпов җитәкчелегендә Чаллы филиалының табиб-онкологы Николай Макаров ясый.

«Безнең заманча онкоүзәкләрдә катлаулы операцияләр уздыру өчен уникаль мөмкинлекләребез бар.  Пациентларның әлеге категориясе шактый катлаулы, чөнки процесс ашказанының үзендә генә түгел, үңәчкә дә күчә. Безнең бурычыбыз - рецидивны һәм шешнең үңәч буйлап үсүен булдырмау иде», - диде Том Леонидович.

Беренче этапта хирурглар, профессор М.З. Сигал методикасы буенча аз инвазивлы диагностик лапароскопияне үтәделәр. Аннары табиблар ашказанны һәм үңәчне аскы өчтән бер өлешен алу буенча зур тулы операциягә керешә.

«Яңа ашказанын без тулысынча юка эчәктән формалаштырачакбыз. Бер елдан ул хәтта аерманы да күрмәячәк», - дип нәтиҗә ясады Николай Макаров. Операция 4 сәгать дәвам итте һәм уңышлы узды. Пациентны яңа, тулы тормыш көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International