«Казан йөрәге» донор акциясе дәвамында кан банкы 57 литрга тулыланды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген, 14 июньдә, Бөтендөнья кан донорлары көне билгеләп үтелә. Казан шәһәре Башкарма комитеты, Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, «1 Май» мәйданында Казан вголонтерлар үзәге белән берлектә «Казан йөрәге» хәйрия донор акциясен үткәрде.

Акция дәвамында бөтен теләүчеләр кан салу мобиль станциясендә кан бирә алды. «Казан йөрәге» чарасы кысаларында шулай ук «Россиянең иң яхшы доноры» конкурсы йомгаклары буенча берничә номинациядә җиңгән Казан һәм республика халкын бүләкләделәр.

Актив донорларның берсе Федераль медик-биология агентлыгының донор хәрәкәтенә керткән өлеше өчен медале белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тапшырды.

Республика кан үзәге белгечләре тарафыннан 159 кеше кабул ителде, шуларның 127 се донорлар булдылар һәм кешеләр гомерен коткаруга өлеш керттеләр. Кан банкы 57 литр 150 мл га тулыланды.

Моннан тыш, донор акцияләре Республика кан үзәгенең Әлмәттә, Түбән Камада һәм Яр Чаллыда филиалларында да узды.

Чаралар үткәрү вакытында барлыгы 479 донор кабул ителде.

Акцияне оештыручылар белән бергә без чын күңелдән битараф калмаганнарга рәхмәт белдерәбез. Ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм гомер буе "йөрәк җылысын" саклап калуларын телибез!

Фоторепортажны карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International