Республиканың Азнакай районының Зур Сукаеш авылында булачак модульле ФАП бинасы өчен субайлар әзерләнгән. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча иске бина урынына төзеләчәк. 6 млн. 766 мең сум акча бүлеп бирелгән, акчалар федераль бюджеттан субсидияләнә. Яңа пункт бөтен заманча стандартларны исәпкә алып, искесе белән янәшәдә төзеләчәк. Сукаеш фельдшер-акушерлык пункты Азнакай хастаханәсеннән 25 километр ераклыкта урнашкан, Сукаеш һәм Курай Елга авылларында яшәүче 485 кешегә хезмәт күрсәтә.
Быел сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Татарстанда 29 ФАП төзеләчәк, шуларның икесе ачылган инде.