Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашуында сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
Утырышта «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2022» Республика премиясе номинантлары өчен тавыш бирүгә йомгак ясалды, конкурсның «Сәламәтлек саклау легендасы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
Җиңүчеләрнең исемнәрен 17 июньдә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә тантаналы рәвештә игълан итәчәкләр.
Ел саен җиңүчеләрнең берсе төп бүләк сыйфатында автомобиль алуы традициягә керде инде.