Табиб-физкультура диспансеры хезмәткәрләре волонтерлар һәм Яр Чаллы медицина колледжы студентлары белән берлектә #ЧтобыЖитьДолго мәгълүмат кампаниясенә багышланган акция уздырдылар.
Марат Бибишев исемендәге театр паркында волонтерлар ял итүчеләргә йөрәк-кан тамырлары авыруларының, йөрәкнең ишемия авыруларының үсеш риск факторлары, артериаль гипертонияне профилактикалауда туклану роле, миокард инфарктын икенчел профилактикалау, шулай ук диспансерлаштыру турында методик белешмә тараттылар.
Исегезгә төшерәбез, 2 июньдә Татарстан Республикасында Бөтенроссия пациентлар берлеге тарафыннан оештырылган #ЧтобыЖитьДолго кампаниясе халыкның йөрәк-кан тамырлары авыруларының риск факторлары һәм диспансерлаштыруның мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттыру максаты белән оештырылды.