Медицина хезмәткәре көне алдыннан Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе хезмәткәрләре котлаулар кабул итте. Атналык планерка бәйрәм форматында узды, бүген монда җырлар яңгырады, ә табиблар һәм шәфкать туташлары лаеклы бүләкләр алды.
Коллегаларны сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведева котлады: "Медицинада очраклы кешеләр юк, монда талантлы кешеләр эшли, аларның күңелләре аеруча киң. Бәйрәм белән сезне, кылган гамәлләрегез өчен рәхмәт, үзегезне саклагыз!»
Озак еллар намуслы хезмәте өчен сәламәтлек саклау идарәсеннән Мактау грамоталарын җитәкче урынбасары кулыннан Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең сигез хезмәткәре алды. Тагын биш кеше Рәхмәт хатлары алды.
Яхшы команда эше өчен котлау һәм рәхмәт сүзләрен баш табиб Марс Мостафин җиткерде. «Бу бәйрәмдә без сәламәтлек саклау ветераннарын, остазларыбызны искә алабыз, алар безнең өчен үрнәк булганнары өчен аларга рәхмәт белдерәбез. Бу бәйрәмдә һәрберебезгә иң мөһиме-сәламәтлек телисе килә! Бар да эштә, өйдә яхшы булсын. Сезгә иминлек, уңышлар һәм бәхет телим!» - дип котлады баш табиб.
Баш табиб кулыннан 28 табиб, шәфкать туташлары, санитаркалар, шулай ук башка ярдәмче хезмәт вәкилләре Мактау грамоталары алды. Тагын 10 кеше Рәхмәт хатлары алды.