«Мобиль сырхауханә» күчмә комплекслары ярты ел эчендә республиканың 14 районының 55 торак пунктында (Баулы, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш, Чистай) булдылар.
Барлыгы 11 925 кеше тикшерелгән, шуларның 2661 е диспансерлаштыруның икенче этабы барышында (22,3 %).
Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр авырулар ачыкланган пациентлар саны - 1 489 яки тикшерелгән кешеләр саныннан 12,5 %.
Өстәмә тикшерү тәкъдим ителгән пациентлар саны - 3 277 яки каралучылар саныннан 27,5 %.
Госпитализацияләүгә тәкъдим ителгән пациентлар саны - 323, ягъни тикшерелгәннәр саныннан 2,7%.
Мобиль бригадаларның составы төрле. Гомумән алганда, эштә акушер-гинеколог, невролог, офтальмолог, кардиолог, кан тамырлары хирургы, уролог, эндокринолог, УЗИ диагностикасы табибы, функциональ диагностика табибы (ЭКГ) катнаша. Мобиль пунктка шулай ук лаборатория комплексы кертелгән.