Балалар Республика клиник хастаханәсендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Дмитрий Рогачев исемендәге балалар гематологиясенең, онкология һәм иммунологиянең Милли медицина тикшеренү үзәге» ФДБО белән бергә эксперт визиты уза.
Комиссия рәисе: Новичкова Галина Анатольевна-РФ ССМ штаттан тыш онколог-гематологы, профессор, балалар гематологиясенең, онкология һәм иммунологиянең Милли медицина тикшеренү үзәгенең генераль директоры.
БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов һәм БРКХ структур бүлекчәләренең җитәкчеләре клиника эше белән таныштырдылар.
Эш визиты барышында нур диагностикасы, онкогематология бүлекләре, заманча уку сыйныфлары тәкъдим ителде. Делегацияне реанимация бүлегенең эше һәм үзәкнең инновацион оперблогы белән таныштырдылар.
Исегезгә төшерәбез, «ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССУның балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге бер ел элек «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Балалар сәламәтлек саклауны үстерү, медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп» региональ программасы чикләрендә ачылды.